Чирмешән белән Шентала арасындагы юл ремонтына 72 миллион сум акча биреләчәк

Чирмешән-Шентала арасындагы юлның безнең район территориясендәге шактый тузган өлешендә капиталь ремонт бара.

(Чирмешән, 16 июль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешән-Шентала арасындагы юлның район территориясендәге шактый тузган өлешендә капиталь ремонт бара. Моңа, быел каралган эшләргә, дәүләт программасы буенча бюджеттан 72 миллион сум акча бирелә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ягулык салу станциясе ягыннан, юл борылышыннан, Шентала районы чигенә кадәр, 4 километр 140 метр арада асфальтның өслеген кырып алганнар инде. Хәзер юл кырыйларын ясыйлар.

"Яңа асфальт түшәгәнче, монда әле, өске якка, вак таш салыначак", - ди “Татавтодор”ның Чирмешәндәге участогы мастеры Алексей Кандров.

Гомумән, төрле якка бик күп техника узучы бу – зур юлны нык, шома, куркынычсыз итеп ясамакчылар.