420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
Рөстәм Миңнеханов "Казан" милли-мәдәни үзәген реконструкцияләү проектын бәяләде / Комплексны реконструкцияләү ТАССР төзелүнең 100 еллыгына әзерлек кысаларында алып барыла.
Ел ахырына кадәр барлык банклар да биометрик мәгълүматларны кабул итә алачак / Хәзерге вакытта республика территориясендә биометрик мәгълүматларны 30 банкның 130 бүлегендә җыялар.
Миңнеханов “Казан Экспо” үзәгенең WorldSkills чемпионатына әзерлеген тикшерде / Тикшерү барышында күргәзмә залын, павильоннарны карадылар, территорияне төзекләндерү турында фикер алыштылар.
Омскида узган Сабан туенда биш меңгә якын кеше кунак булды / Омск шәһәре һәм өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Дәүләт Балтабаев кунакларны бәйрәм белән котлап, бәхет, тынычлык һәм мәхәббәт теләде.
Болгар ислам академиясендә абитуриентлар өчен җәйге мәктәп ачылды / Җәйге мәктәптә төрле илләрдән һәм төбәкләрдән 74 абитуриент катнаша.
Антон Шибалов экипажы «Ефәк юлы – 2019» ралли-рейдында җиңү яулады / Шибалов экипажы ралли-рейдның тулаем дистанциясен 26 сәгать 1 минут 40 секунд эчендә узды.
WorldSkills барышында Казан аэропортына керү юлында фуралар хәрәкәте чикләнә / Йөк машиналары хәрәкәтен вакытлыча чикләү 6.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр гамәлдә булачак.
Рафис Борһанов Чаллыда өч мәктәп директоры эшеннән китүенең сәбәпләрен аңлатты / Министр сүзләренчә, директорлар белән килешүләрне өзү имтиханның түбән нәтиҗәләренә бәйле түгел.
Рудольф Нуриев фестивалендә дөньяның 13 театрыннан артистлар чыгыш ясаячак / Фестиваль 7-24 сентябрь көннәрендә Уфада узачак.
Быел Татарстанда ничә укучының татар теленнән имтихан тапшырганы билгеле / Тугызынчы сыйныфны тәмамлаган 1400 кеше, унберенче сыйныфны тәмамлаган 19 укучы татар теленнән белемен сынаган.
Татарстан Төзелеш министрлыгы: Авыл мәдәният йортларына ихтыяҗ һаман да бар / Ел ахырына кадәр Татарстан авылларында тагын 21 мәдәният йорты төзеләчәк, алар өчен 228 млн сум бүлеп бирелгән.
Казанда биш спорт залы һәм пневматик тиры булган мәктәп ачылачак / “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проекты буенча “Весна” торак комплексында мәктәп төзү өчен 1 млрд сум бүлеп бирелгән.
Татарстанда БДИдан 100 балл җыйган укучыларның кайсы районнардан булуы мәгълүм / Татарстанда БДИ буенча 100 балл алган укучылар саны Россия күрсәткеченнән югарырак.