Татарстанда 216 лифтны төзекләндерүгә 427 млн сум акча тотылачак

Лифт шахталары һәм җиһазларны ремонтлау, яңаларына алыштыру 7 зур шәһәрдә башкарылачак.
(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Григорий Князев). Татарстан Республикасы Торак-коммуналь хуҗалыгы фонды республиканың 7  шәһәрендә лифт шахталары, җиһазларны ремонтлау һәм алыштыруга тендер игълан итте. Бу хактагы мәгълүмат сатып алулар өлкәсендә Бердәм мәгълүмат системасы порталында урнаштырылган.Тендер шартлары буенча, Казан, Чаллы, Алабуга, Бөгелмә, Әлмәт, Түбән Кама һәм Яшел Үзән шәһәрләрендәге лифт шахталары һәм җиһазларны ремонтлау, яңаларына алыштыру күздә тотыла. Файдалануга яраксыз 216 лифтны төзекләндерәчәкләр яки яңага алыштырачаклар.Аукционның башлангыч бәясе 427 миллион сумны тәшкил итә.