“Валдай” машинасыннан 600 мең сум акча урлаганнар

Бу хәл Әлмәттә кичке сәгать 7 ләр тирәсендә булган

(Казан, 16 июль, “Татар-информ”). Әлмәттә “Валдай” машинасыннан 600 мең сум акча урлаганнар. Машина төрле кибетләргә алкоголь продукциясе китерә торган булган, дип яза “Әлмәт таңнары” газетасы.

Бу вакыйга Совет урамы 184 нче йорт каршында була. Кичке җидедә машинаның ишеген ватып керәләр һәм аннан 616 мең сум акча урлап качалар.

Хәзер тикшерү бара. Бармак эзләре алынган.