Ростуризм сайтында Төркиядәге россиялеләр өчен ашыгыч элемтә телефоннары бирелде

Ростуризм туристларны курорт зоналарыннан читкә китеп йөрмәскә һәм экскурсияләрдән баш тартырга чакыра

 (Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Ростуризм сайтында Төркиядә ашыгыч элемтә өчен кирәкле телефон номерлары бирелде. Кирәге чыккан очракта, хәзер Төркиядә булган Россия гражданнары шул сайттагы ведомстволар белән элемтәгә керә ала диелә.

15 июльдә Төркиядә хәрби фетнә омтылышы булды. Шул сәбәпле, Ростуризм бу илдә ял иткән Россия туристларына киңәшләрен бирә: тынычлыкны сакларга, паникага бирелмәскә, курорт зоналарыннан һәм яшәгән урыннардан читкә китеп йөрмәскә, экскурсияләргә бармаска, митинг һәм демонстрацияләрдә катнашмаска, күп кешеләр булган урыннардан читтәрәк булырга.

Сайтта Россиянең Төркиядәге Илчелеге , Истанбулдагы һәм Антальядагы Генераль консуллыгы, Россия Тышкы эшләр министрлыгы, Ростуризм, "Турпомощь" берлеге нең телефоннарыннан тыш  Төркиягә турлар сатучы операторларның "кайнар линия"ләре дә бар.

(Рәмис Латыйпов әзерләде).