Казанда һава еланнары гаилә фестивале узды

Фестиваль кулдан ясалган очу корылмалары чемпионаты белән тәмамланды

 (Казан, 16 июль, «Татар-информ», Ольга Голыжбина, Гөлүзә Василова). Бүген "Казан" гаилә үзәге яр буенда "Очу җиңел!" III һава еланнары гаилә фестивале узды. Төш вакытыннан алып кичкә кадәр меңләгән очу аппаратларын күккә җибәрделәр.

Фестивальдә катнашучылар еланнар ясый һәм һава гигантлары тамашасын карый алды. Яр буенда интерактив аниматор мәйданчыклары, фотозоналар, фуд-корт, шулай ук кул эшләнмәләре ярминкәсе эшли. Фестивальнең партнеры чәй компаниясе шәһәрлеләрне үз продукциясен бушлай татып карау мөмкинлеге бирелде.

Фестивальгә керү бушлай иде. Чараны оештыручылар сүзләренә караганда, бу кешеләр белән аралашу осталыгын үстерү, яңа танышлар булдыру өчен менә дигән мөмкинлек.

Фестиваль 15.00 сәгатьтә башланачак кулдан ясалган очу корылмалары чемпионаты белән тәмамланды.