"Бу мәхшәр безнең Анкарадамы соң дип яшәдек" - Төркия татары

Төркия татарлары илдәге хәлләр якын арада тынычланыр дип өметләнә

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). Бүген төнлә Төркиядә бер төркем гаскәриләр, хакимиятне үз кулларына алырга теләп, фетнә күтәрде. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы, бу уңайдан, Төркиядә яшәүче татарларның вакыйгаларга мөнәсәбәтләре белән кызыксынды.

Аланья шәһәрендә яшәүче Зарифа Сечкин түнтәрелеш омтылышы көнне Анкарада булган.

“Дүшәмбе көнне Анкарада хастаханәгә барырга тиешмен, операциягә чират тора идем. Шуңа кичә көндез ирем Четин белән Анкарага килдек. Һава аланында да, урамнарда да шикле бер нәрсә сизмәдек. Кич сәгать уннар тирәсе булгандыр, иремнең туган апасы Фатыймаларда тукталган идек, шунда Фатыйманың банкта эшләүче улы шалтыратып, шәһәр өстендә хәрби очкычлар бар дип әйтте. Тиз генә телевизорны кабыздык, ләкин анда ул-бу турында хәбәр тапмагач, смартфонымнан яңалыклар укый башладык. Телевизордан да хәбәрләр карый башлаган идек, бераздан ТРТ каналы күрсәтми башлады, әллә спутник тәлинкәсенә зыян килгәнме дип уйладык, ә ул беркемдә дә күрсәтми булып чыкты. Ватсап эшләде, телефоным эшләде, ә менә социаль челтәрләргә керә алмадым, шуңа бик эчем пошты, дусларым, туганнарым белән хәбәрләшеп тора алмадым.

Ватсапка бертуктаусыз яздылар, төне буе яздылар. Истанбулда да хәлләр бар икән дип тә яздылар. Бераздан ул хәбәрләрдән башым авырта башлады, кан басымым күтәрелде. Аңламый да башладым – нәрсә булган, ни булган. Хәлләрне аңлап күзәттек дия алмыйм, хәбәрләр агымы ниндидер мәхшәр булып тоелды, бу чынбарлыкмы соң, бу безнең Анкарадамы соң – шартлау артыннан шартлау, танклар, хәрби очкычлар, бу хәлләр безнең беләнме соң дип, ышанмый тордык. Әле дә ышанып булмый. Беркаяда чыкмыйча, өйдә утырабыз. Банкоматтан акчаларны ала алмый калдык, ул акчалар исән микән икәнен дә белмим. Фатыйманың күршесе тиз генә алмакчы иде, банкоматта акча беткән дип, кире кайтты. Без үзебез урамга чыгарга курыктык. Хәер, акчада түгел инде эш, аптыраганнан гына әйтәм.

Соңгы айларда Төркиядә гел тыныч булмады, әмма ниндидер болгатуларга күнектек дип әйтеп булмый, хәбәр чыккан саен “дерт” итеп тора идек. Без олы кешеләр инде, тыныч картлыкта гомер кичерәсебез килә. Мин сәясәт белгече түгел, сәясәттән ерак кеше. Мин доньяның иң гүзәл почмагында, диңгез буенда яшим, гаиләм, балаларым бар, миңа башка берни кирәкми. Хәрби хәлләр булмасын иде. Мин беркайчан тормыштан зарланмадым, Аллаһ ни кушкан, шул булыр. Аллаһка тапшырган инде.

Фәнис Зыялы, Анталия шәһәрендә яши, адвокат.

Төркия мәгълүмат чыганаклары хәрби түнтәрелеш омтылышы барышында 265 кеше һәлак булган, 2000ләп яралы бар. 3000ләп кеше тоткарланды, 2800 хөкемдар эшеннән алынды дип яза. Мин күзәтеп барам.

Анталиядә атышлар, шартлаулар булмады. Ләкин төнлә халык Ватан, байрак, туфрак өчен дип, урамнарга чыкты. 7дән 70кә кадәр дибез инде, төрле яшьтәге кешеләр шушы шигарь белән урамга чыктылар.

Бүген шәһәр тыныч. Иртә гадәттәгечә башланды, халык үз эшләре белән мәшгуль. Отель тотучы берничә танышыма шалтратып туристлар турында сораштырдым. Берсендә кичә Россиядән килгән туристлар шушы хәлләр турында ишетүгә отельдән чыгып киткәннәр. Кайда киткәннәре билгесез, анысын әйтә алмыйм.  Икенче отель хуҗасы проблема юк, сәфәрчеләр килә диде.

Дүшәмбегә Анталия һава аланында рейслар үз җаена салыныр дигән өмет бар.

Төркиядә татарлар белән хәбәрләштек. Һәлак булган 265 кеше арасында татар яисә русияле бар дигән хәбәр булмады үзе. Таныш-белешләр, якыннарым исән-имин.