Балык Бистәсендә җиләкне тонналап саталар

Аны Әлмәттән килеп алучылар күбәйгән

(Казан, 16 июль, “Татар-информ”). Балык Бистәсенең “Масловский” хуҗалыгы быел 12 тонна виктория җиләге сатты. Инде хәзер биредә кура җиләге дә өлгерде.

Җиләккә сорау кимеми. Аны Казан шәһәреннән генә түгел, республиканың башка төбәкләреннән дә күпләр сорап мөрәҗәгать итәләр икән. Бигрәк тә Әлмәттән килеп алып китүчеләр күбәйгән. Әле кура җиләге җыю сезоны башланды гына, кыска гына вакыт эчендә аны инде бер тоннадан артык җыеп, сатарга өлгергәннәр, дип хәбәр итә “Авыл офыклары” басмасы.