Тирә-якка тискәре факторларны киметүдә дәүләт контроленең әһәмияте зур

Агымдагы елның беренче яртыеллыгында дәүләт инспекторлары тарафыннан барлыгы 1115 предприятиедә 3030 тикшерү үткәрелгән

(Казан, 16 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы агымдагы елның беренче 6 ае эшчәнлегенә йомгак ясады. Бүген министр Әгъләм Садретдинов шуның нәтиҗәләре буенча коллегия утырышы үткәрде.
- Бу чорда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан ел башында куелган мәсьәләләрне чишү өстендә эшләдек, - диде Әгъләм Садретдинов үзенең төп чыгышында. - Бу, нигездә, автотранспорт чараларыннан чыккан пычрак матдәләр күләмен киметү, сулыкларга кагылучы законнар җыелмасын бозучыларга карата санкцияләрне катгыйландыруга кагылды.
Министр тирә-якка булган тискәре факторларны киметүдә дәүләт экологик контроленең төп роль уйнавын искәртеп үтте. Беренче яртыеллыкта дәүләт инспекторлары тарафыннан барлыгы 1115 предприятиедә 3030 тикшерү үткәрелгән, шул исәптән, аеруча саклана торган 57 табигый территориягә 791 рейд ясалган. Тикшерүләрнең яртысы торак хуҗалыгы, төзелеш һәм агросәнәгать өлкәләренә туры килә. Бу чараларның саны, узган ел белән чагыштырмача, 18 процентка ким булуга да карамастан, нәтиҗәлелектә аерма зур булган. 2009 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләренә караганда, юридик затларга салынган штрафлар саны да, суммаларының күләме дә 23 һәм 29 процентка арткан. Барлыгы 4 млн. 583 мең сумлык 106 штраф салганнар.
Иң күп хокук бозу очраклары һава атмосферасын саклау һәм калдыклар белән эш итү өлкәләренә туры килә.