Татарстанда ике мең литр “әрмән коньягы” юк ителәчәк

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе 4 мең литрдан артык конфискацияләнгән составында спирт булган продукцияне юк итәргә карар кылды

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Татарстанда 4 мең литрдан артык конфискацияләнгән составында спирт булган продукция юк ителәчәк. Кичә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә узган ведомствоара комиссия утырышында әнә шундый карар кабул ителде.
Юк ителергә тиешле 4 мең литр алкогольнең 1860 литрын ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм аның территориаль органнары әйләнештән алган. Моннан тыш, 5 литрлы канистралардагы составында спирт булган 243 литр сыеклыкны ТР Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре конфискацияләгән, Татарстан Республикасында дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның территориаль идарәсе 2 мең литрдан артык “әрмән коньягын” юк итәргә җибәргән, дип хәбәр итә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең матбугат хезмәте.