Республика сәламәтлек үзәкләрендә 29 мең кеше тикшерү үтте

Тикшерелгәннәрнең 72 процентында организмда функцияләр бозылуы ачыкланды

(Казан, 16 июль, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүгенге көнгә республикада эшләүче 14 сәламәтлек үзәгендә 29 мең кеше тикшерү үтте.
Бүген Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында бу мәгълүматны сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Адель Вафин җиткерде. Аның сүзләренә караганда, шуларның 72 процентында организмда функцияләр бозылуы ачыкланды. Тикшерелгән кешеләрнең 55 проценты консультация алу һәм алга таба тикшерү узу өчен башка медицина учреждениеләренә җибәрелде.