Автобус билетларын хәзер почтада да сатып алырга мөмкин

Казанның “Үзәк” автовокзалы рейсларына билетлар шәһәрнең 68 почта бүлегендә сатыла

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Нина Нарыкова). Казанның “Үзәк” автовокзалы рейсларына билетларны хәзер шәһәрнең барлык почта бүлекләрендә дә диярлек сатып алырга мөмкин.
“Яңа хезмәт безнең клиентлар арасында популярлык казаныр дип уйлыйм”, - диде “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә автовокзалның эксплуатация бүлеге башлыгы Наталья Харькова.
Почта бүлекләрнең тулы исемлеге (алар барлыгы 68) белән автовокзал сайтында танышырга мөмкин.