Балтач районында коляскалар парадында катнашырга чакыралар

Чара «Яшьләр көне» бәйрәме кысаларында уза.

(Балтач, 16 июнь, «Татар-информ», «Хезмәт», Зәлия Фәйзрахманова). 20 июньдә, «Яшьләр көне» бәйрәме кысаларында, «Сабантуй» ял паркында коляскалар парады узачак.

Ел саен истә калырлык итеп үткәрелә торган әлеге чарада катнашасың килә икән, 18 июньгә кадәр район ЗАГС бүлегенә кереп яки «Коляскалар парады — 2021» тамгасы белән Zuhra.Ahmethanova@tatar.ru электрон адресына гариза җибәрергә кирәк.

Чараның нигезләмәсе белән Балтач районының рәсми сайтында www.baltasi.tatarstan.ru таныша аласыз.