Тукай районында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Сабан туе үткәрелгән

Бәйрәм чарасында 110 бала, шул исәптән 50 инвалид бала катнашкан.
(Казан, 16 июнь, "Татар-информ","Якты юл"). Тукай районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре район мәдәният бүлеге белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Сабантуй үткәрде. Бу хакта район басмасы яза.  Бәйрәм чарасында 110 бала, шул исәптән 50 инвалид бала катнашты.  Төрле авыл җирлекләреннән килгән яшь талантлар, балалар иҗат коллективлары үзләренең матур җырлары һәм биюләре белән беркемне дә битараф калдырмады.  Оештыручылар мәйданга килүчеләрне уеннарда катнаштырып, бүләкләр бирде, диелә хәбәрдә.