Бүген Татарстанның кайбер районнарында яңгыр явачак

Көндез һава температурасы +15...+20 градус булачак.

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”). Бүген Татарстанның кайбер районнарында алмашынучан болытлы һава торышы булачак, урыны белән яңгыр явачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Синоптиклар фаразлавынча, төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +5...+10, ә көндез +15...+20 градус булачак.