Тукай районында 7 егет армия сафларына озатылды

Язгы чакырылышта район буенча 37 егет ил алдында бурычын үтәргә тиеш.

(Тукай районы, 16 июнь, "Татар-информ", "Якты юл"). Кичә 7 тукайлы хәрби хемәтен үтәр өчен армичя сафларына озатылды, дип яза район газетасы.

Гомуми солдат булырга җитешкән егетләр саны  – 28 кеше. Калган 9 егетне 2нче июльгә кадәр озатырга ниятләнә. Иң якын озату көне – 17 июль. Озатылучылар арасында Теләнче Тамак авылы егете Эмиль Закиров та бар. Эмиль кечкенәдән үк көрәш белән шөгыльләнде, үзенең физик хәзерлегенә гел басым ясады. Әле озату киче булыр көннән алда кызыл дипломын яклап кайтты.

- Армиягә үз теләгем белән китәм, бу көнне туземсезлек белән көттем. Укуны гына тәмамларга җитешсәм иде дип йөрдем. Дипломын хәрби хезмәтемне тәмамлап кайткач алачакмын, - диде Эмиль.