Тукай районы Иске Абдул авылында рухи-әхлакый тәрбия турында семинар-киңәшмә узды

Семинарда катнашучылар, ветераннан советы эшчәнлеге һәм яшүсмерләрдә патриотик тәрбия формалаштыру турында фикер алышты.

(Тукай, 16 июнь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Иске Абдул авылында урнашкан «Гиндукуш» хәрби-патриотик музее базасында "Үсеп килүче буында һәм яшүсмерләрдә патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбия һәм граҗданлык җаваплылыгын формалаштыру системасының үзенчәлекләре" темасына семинар-киңәшмә узды, дип яза район газетасы.

Семинар республика ветераннар Советы рәисе Хәбир Иштиряков рәислегендә һәм район башлыгы Васил Хаҗиев, район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Галимҗан Зарипов, Социалистик Хезмәт Герое Нигъмәтулла Абдуллин катнашында узды. Семинарга шулай ук, Татарстан Республикасыный Иҗтимагый палатасы рәисе Рафаэль Шакирҗанов, пенсинерларның эштән буш вакытын оештыру буенча республика комиссиясе рәисе Татьяна Кузьменкова, ТР Мәгариф һәм фән министырлыгының әйдәп баручы кинәшчесе Семен Федоров, «Патриот» спорт-патриотик һәм армиягә әзерләү буенча республика үзәге рәисе Дмирий Литвинов, 6 районның район башлыгы урынбасарлары һәм Казан, Чаллы шәһәренең һәм 23 районның ветераннар советы рәисләре чакырган иде.

Семинарда катнашучылар, ветераннан советы эшчәнлеге һәм яшүсмерләрдә патриотик тәрбия формалаштыру турында фикер алышудан башка, «Гиндукуш» хәрби-патриотик музееның экспонатлары белән таныштылар.