Конфедерацияләр кубогы барышында Казанда 700 волонтер эшләячәк

13 ноктада Конфедерацияләр кубогы турында мәгълүмат алып, билет программалары, транспорт хезмәте һәм истәлекле урыннар турында белеп була.

(Казан, 16 июнь, "Татар-информ"). Конфедерацияләр кубогына старт бирелүгә бер көн кала Казанда 700 волонтер эшкә керешә. 15 көн дәвамында әлеге яшьләр Казанда спорт бәйрәме атмосферасын тудырачак, шәһәрдә һәм спорт объектларында юл табарга ярдәм итәчәк. Алар кунакларга татар кунакчыллыгының ни икәнен күрсәтергә тиеш.

Транспорт координациясе волонтерлары кунакларны Татарстан башкаласында “Казань-1”, “Восстание” тимер юл вокзалларында һәм “Казан” халыкара аэропортында каршы алачак. Алар тиешле урынга ничек тизрәк барып җитеп булуы, транспорт сервисы һәм футбол матчлары көннәрендәге штатлы маршрутлар турында сөйләячәк.

Туристлык маршрутларының төп нокталарында һәм “Казан Арена” стадионы тирәсендә “Host City Volunteers “ мәгълүмат станцияләре урнашачак. 13 ноктада Казан халкы һәм кунаклар Конфедерацияләр кубогы турында мәгълүмат ала алачак, биредә билет программалары, транспорт хезмәте һәм шәһәрнең истәлекле урыннары турында белергә мөмкин. Ул нокталар Игенчеләр сарае, Казан Кремле, “Казан-1” вокзалы, Бауман урамы (сәгать янында), Петербург урамы (“Казан” Гранд отеле), Камал театры, Иске –Татар бистәсе (Мәрҗани мәчете янында), FAN ID бирү үзәге (“Родина” кинотеатры), “Континент” паркы (“XL” сәүдә үзәге каршында), Сибгат Хәким урамы (“Ривьера” каршында), Чистай урамы (“Кәҗә бистәсе” метро станциясе), “Казан” Гаилә үзәге һәм Горький исемендәге ял паркында урнашкан.