Казанда “Том Сойер Фест” фестивалендә дүрт йорт фасадын төзекләндерәчәкләр

17 июньдә Татарстан башкаласында икенче тапкыр “Том Сойер Фест” шәһәр фестивале старт ала.

(Казан, 16 июнь, "Татар-информ"). Тарихи мохитне төзекләндерүне күздә тоткан “Том Сойер Фесты” фестивале Казанда 17 июньдә ачыла. Бу хакта Казан мэриясе порталында хәбәр ителә.

19 июньдә инде беренче йорт эшенә тотыначаклар. Казанның тарихи үзәгендә волонтерлар көче белән дүрт йорт фасады төзекләндереләчәк. Фестиваль ике ай дәвам итәчәк, волонтерлар объектларда эш көннәрендә 18.00 сәгатьтән башлап, тәҗрибәле прораб кул астында эшлиячәк, дип хәбәр итә проект координаторлары Мария Шаронова һәм Анна Джанбекова сөйләгән.