16 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов юлларның сыйфатын арттыру турында сөйләште, Татарстанда "Ел табибы" ачыкланды, футбол турниры вакытында Казаннан китү кирәкми.
Рөстәм Миңнеханов Росавтодор башлыгы белән юлларның сыйфатын арттыру турында сөйләште/Татарстан Президенты белән Федераль юл агентлыгы җитәкчесенең очрашуы Хөкүмәт йортында узды.Казан тарихта беренче тапкыр Россиянең йөгерү башкаласы исеменә лаек булды/"ЗаБег" бөтенроссия проекты Кубогы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырылды.Татар энциклопедиясенең V томы дөнья күрде/Яңа томда 3824 мәкалә урын алган, 1500 шәхес турында мәгълүмат тупланган.Татарстанда "Ел табибы-2017" билгеле булды/Ул - Казан дәүләт медицина академиясенең хирургия кафедрасы мөдире Игорь Малков.Изборск клубы рәисе Александр Проханов: Татарлар – куәтле халыкларның берсе/"Изборск клубы татар хыялын формалаштыра алыр иде", – дип белдерде Александр Проханов.Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда көчле яңгыр һәм яшен турында кисәтә/Татарстанда көчле яңгыр һәм яшен булуы көтелә. Владимир Леонов: Конфедерацияләр кубогы вакытында Казаннан китеп торырга кирәкми/Спорт министры спорт уеннарына бәйле проблемалар турындагы имеш-мимешләргә ышанмаска өндәде.Легендар җырчы Әлфия Авзалованың җәсәде иртән филармония сәхнәсенә куела/Нәкъ менә сәхнәдән озатылу – бөек җырчының үз теләге булган.Республикакүләм ифтар халыкара дәрәҗәдә узды – мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин/Мәҗлеснең 10 меңләп кунагы арасында күрше төбәк һәм чит ил вәкилләре дә бар иде.Мансур Сайхунов: Татар теленең язма корпусы буш вакытыбызда үз акчабызга эшләнде/Интернет өлкәсендә яңа төрле проектлар эшләү өчен тел өлкәсендә эшләүчеләрнең берләшүе кирәк.