Татарстан журналистлары янгын сүндерүдә көч сынашты

Чарада "Татар-информ" агентлыгы хезмәткәрләре дә катнашты

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Юлия Ревина). Бүген "Татмедиа" АҖ структурасында эшләүче Татарстан журналистлары үзләрен янгын сүндерүче ролендә сынап карый алды.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе көче белән оештырылган "Квест "Город МЧС" ярышлары бүген "Оргсинтез" АҖ территориясендә узды. Ярышта "Татарстан", "Мәгариф" һәм "Идел"  журналлары, «Казанские ведомости», «Арский вестник» газеталары, "События недели" интернет порталы, "Зеленый дол" мәгълүмат үзәге, «KZN» ТРК һәм "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хезмәткәрләре катнашты.

Дүрт журналисттан торган һәр команда Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе янгын хезмәткәрләре контроленда эстафета форматында дүрт сынау узды. Өстәвенә, аларга махсус янгын сүндерүчеләр киемендә көч сынашырга туры килде. Ә бу бер дә җиңелләрдән түгел икән. Барлык сынаулар да тизлеккә үткәрелде, кагыйдә бозган яки таләпләрне үтәмәгән өчен очколар киметелде.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Рафаил Мотыйгуллин ярышларга нәтиҗә ясап, журналистлар өчен мондый сынауның беренче тапкыр үткәрелүен билгеләп үтте.

Бүгенге ярышлар нәтиҗәсендә, беренче урынны "Татарстан" журналы хезмәткәрләре алды. Икенче урында - "Мәгариф" журналы. "События недели" интернет порталы өченче булды.