Россия Кораллы көчләрендә яңа төр гаскәр - Һава-галәм көчләре булдырылды

Элегрәк Һава-галәм көчләр Хәрби-һава көчләре һәм Һава-галәм оборона гаскәрләрен бергә кушып оештырылачак, дип хәбәр ителгән иде

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Россия Кораллы көчләрендә яңа төр гаскәр - Һава-космик көчләр булдырылды. Бүген бу хакта Һава-галәм оборона гаскәрләре белән командалык иткән генерал-лейтенант Александр Головко хәбәр итте, дип белдерә "Интерфакс".

Аның сүзләренчә, тиешле карар әзер инде.

Элегрәк РФ Һава-галәм көчләре төзү нияте турында Генераль штаб башлыгы Валерий Герасимов та хәбәр биргән иде. "2015 елда Кораллы көчләрнең ике булган төре: Хәрби-һава көчләре һәм Һава-галәм оборона гаскәрләрен бергә кушу юлы белән Һава-галәм көчләре оештырылачак", - дип белдерде ул журналистларга агымдагы елның гыйнвар аенда булган очрашуда. Аның сүзләренчә, алга таба да ракета һөҗүме турында кисәтүче ышанычлы система булдыру эшләре дәвам итәчәк.