Казанда ТКХ өлкәсендә юридик мәсьәләләр буенча семинар узачак

Россия белгече Игорь Кокин үз киңәшләрен бирәчәк

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Бүген Казанда ТКХ өлкәсендә юридик мәсьәләләр буенча семинар узачак. Торак-коммуналь хуҗалык тармагындагы актуаль мәсьәләләр буенча үз киңәшләрен Россия белгече Игорь Кокин бирәчәк, дип хәбәр ителгән ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының рәсми сайтында.

Чарада РФның торак турындагы законнарда соңгы үзгәрешләр каралачак. Киңәшмәдә катнашучыларның игътибар үзәгендә закон проектлары һәм башка норматив актлар булачак, алар РФ Дәүләт Думасының язгы сессиясендә кабул ителергә мөмкин. Белгечләр шулай ук ТКХ өлкәсендәге хокукый рәвештәге актуаль сорауларга җаваплар да бирәчәк.

Семинарда алдан теркәлү буенча катнашырга мөмкин.