Буа тележурналисты “Дом-2” тапшыруына барырга җыена

Ул ток-шоуда катнаша

 (Казан, 16 июнь, “Татар-информ”). “Буа дулкыннары” телерадиокомпаниясе хезмәткәре Илсөяр Садыйкова анда массакүләм мәгълүмат чаралары вәкиле сыйфатында барачак. Ул якын арада “Дом-2” тапшыруының элеккеге катнашучылары белән оештырыласы шимбә ток-шоусында катнашачак.

Мәскәүгә сәфәр алдыннан Илсөяр буалылардан, “Дом-2” катнашучыларына сораулары булса, аларны комментарий рәвешендә язып җибәрүләрен сорый. Сораулар кызыклы, “чәнечкеле” һәм гадәти булмаска тиеш, дип хәбәр итә “Байрак” газетасы.