ТР Элемтә министрлыгында дәүләт–корпоратив партнерлык турындагы килешүгә кул куелды

Килешү ТР мәгълүмати технологияләр өлкәсендә кластер булдыру максатында имзаланды
(Казан, 16 июнь, “Татар–информ”, Наталья Рыбакова). Бүген Казанда ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында «ТатАИСэнерго» ҖЧҖ, «ICL-КПО ВС» ААҖ, «АБАК-Центр» ЯАҖ, «Центр» ҖЧҖ, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы арасында “ТР мәгълүмати технологияләр өлкәсендә кластер булдыру максатында дәүләт–корпоратив партнерлык турында”гы килешүгә кул куелды.
Килешү ТР Президентының Татарстанда мәгълүмати технологияләр өлкәсендә җитештерү кластерын булдыру турындагы Указын һәм ТР Министрлар Кабинетының мәгълүмати технологияләр өлкәсендә җитештерү кластерын оештыру буенча чаралар планын раслау хакындагы боерыгын гамәлгә ашыру кысаларында имзаланды.
Килешүгә кул куяр алдыннан ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Фәрит Фазылҗанов хәбәр иткәнчә, Татарстанда IT-кластер булдыруның төп максаты – республиканың социаль–икътисади потенциалын күтәрү, икътисадның югары технологияле һәм мәгълүмати тармакларының көндәшлеккә сәләтлелеген тәэмин итү, IT-хезмәтләрнең сыйфатын арттыру һәм спектрын киңәйтү, икътисадның реаль секторына мәгълүмати технологияләр кертү. IT-кластер булдыру Татарстан бюджетының керемнәр өлешен тулыландырырга, республика мәгълүматлаштыру проектларын үтәргә, республикада софт–индустрияне үстерергә, сыйфатлы IT-продуктлар булдырырга (аларны ил эчендә сату белән бергә, чит илләргә дә чыгарырга мөмкин булачак), IT-аутсоринг ярдәмендә нәтиҗәле IT-стратегияне гамәлгә ашырырга, IT өлкәсендә кадрлар потенциалын үстерергә мөмкинлек бирәчәк.
“IT-кластер булдыру төбәк мәгълүматлаштыру өлкәсендәге сәясәтне гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән”, – диде Фәрит Фазылҗанов. Кеше ресурсларын һәм катнашучыларның тупланган техник потенциалын консолидацияләү, кластер эчендәге технологияләргә кагылышлы тәҗрибә һәм мәгълүмат белән алмашу мөмкинлеге, катнашучылар арасында партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерү, базарда көндәшлеккә сәләтлелекне арттыру кластер моделенең төп өстенлекләре санала.
Татарстанда мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге кластер мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләрне эшчәнлекнең барлык өлкәләренә таратуда катализаторга әверелергә тиеш. Ул республиканың эре сәнәгать предприятиеләренә генә түгел, ә дәүләт секторы, бизнес структуралар һәм республика халкына да хезмәт күрсәтә алачак, ә уңайлы үсеш кичергән очракта күрше төбәкләрнең базарына да чыгачак. Республиканың үз IT-брендлары барлыкка килү һәм инфокоммуникацион технологияләр базарын үстерү Татарстанда өстәмә эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Килешүне ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Фәрит Фазылҗанов, “ТатАИСэнерго” ҖЧҖ директоры Александр Смирнов, «ICL-КПО ВС» ААҖ директоры Виктор Дьячков, “Абак–Центр” ЯАҖ генераль директоры Евгений Гурьянов һәм “Центр” ҖЧҖ директоры Александр Николаев имзалады.