Татарстан синоптиклары яңгыр вәгъдә итә

17 июньдә Татарстан буенча һәм Казанда яшенле яңгыр көтелә
(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразлавынча, иртәгә республикада алмашучан болытлы һава торышы, яшенле яңгыр көтелә.
Казанда көндез 28–32 градус, гомумән республика буенча 28–35 градус җылы булачак. 18 июньгә каршы төндә республикада 16 градустан 21 градуска кадәр җылы көтелә.
16–18 июньдә республиканың көнчыгыш һәм көньяк районнарында урманнарда янгын чыгу куркынычы югары дәрәҗәдә кала. 17 июньдә көнбатыш районнарда яшенле яңгыр көтелә, дип хђбђр ителђ ТР Гидрометеорология џђм ђйлђнђ-тирђ мохит мониторингы идарђсе сайтында.