Чикагода Казанның Хокук яклау үзәгенә дәрәҗәле премия тапшырдылар

Быел Ауропаның Чикагода премия алган бердәнбер вәкиле Казанның Хокук яклау үзәге булды.
(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”). Чикагода фәнгә булышлык, гражданнар җәмгыятен үстерү һәм тормыш сыйфатын күтәрү йөзеннән оешмаларга һәм кешеләргә грантлар бирә торган Джон һәм Кэтрин Макартурларның дәүләтнеке булмаган бәйсез фонды премияләре бирелде. Бу хакта Казанның Хокук яклау үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел бөтен Ауропаның һәм Россиянең Чикагода премия алган бердәнбер вәкиле Казанның Хокук яклау үзәге булды. Нигерия, Мадагаскар, Һиндстан, АКШ һәм Мексикадан да лауреат булган оешмалар бар. Чикагода узган тантанада Казан хокук яклаучыларына 9 миллион сумлык премия бирелгән. Элегрәк Макартулар Фондының шундый ук премиясен Мәскәү бәйсез эксперт-хокук советы алган иде. Макартурлар Фондының шәхси премияләрен шагыйрь Иосиф Бродский, математиклар Григорий Чудновский һәм Израиль Гельфанд, физик Георгий Цвейг һәм тарихчы Давид Каждан алган.
“Казан Хокук яклау үзәге эшчәнлеге ярдәмендә, Татарстанда гаделлек һәм хәбәрдарлыкның яңа стандартлары расланган. Законның югары көченә таянып, хакимиятне халык алдында хисап тотарга мәҗбүр итеп, гаделлекне тормыштагы иң мөһим кыйммәтләрнең берсе буларак игълан итеп, Казан хокук яклаучылары Россиядә гражданнар җәмгыяте төзүгә зур өлеш кертә”, - диде премияне тапшыру тантанасында Макартурлар Фонды президенты Джонатан Фэнтон.