Җәй ахырына кадәр Әлмәттә ат-спорт мәктәбе пәйда булачак

Җәй ахырына кадәр Әлмәттә ат-спорт мәктәбе пәйда булачак

(Әлмәт, 16 июнь, «Татар-информ», Лира Сәхапова). Җәй ахырына кадәр Әлмәттә ат-спорт мәктәбе пәйда булачак. Объект төзелешен “Татнефть” ААҖ финанслый.

“Татар-информ” агентлыгына төзелешнең генераль подрядчысы «Нефтестройсервис» ҖЧҖ директоры Рәсим Юсупов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә төзелешкә бүлеп бирелгән 50 миллион сумның 20 миллионы инде үзләштерелгән. Укыту сыйныфлары белән ике катлы кирпеч бина төзелеп беткән диярлек, хәзер коммуникацияләр сузарга, 80 атка исәпләнгән ат абзары һәм манеж төзүгә, территорияне төзекләндерергә вакыт җиткән. 31 август көнне объект файдалануга тапшырылачак.