Владимир Бусыгин 3нче хастаханә коллективын Медицина хезмәткәрләре көне белән котлады

Владимир Бусыгин 3нче хастаханә коллективын Медицина хезмәткәрләре көне белән котлады

(Түбән Кама, 16 июнь, «Татар-информ», Наталья Реджеп-Алиева). Бүген Түбән Каманың 3нче хастаханәсендә «Түбән Кама Нефтехим» ААҖнең генераль директоры Владимир Бусыгин булды. Нефть химиясе берләшмәсе җитәкчесе хирургия бүлеге корпусын карады, 2005-2006 елларда аны ремонтлауга шәһәр бюджетыннан һәм «Түбән Кама Нефтехим» ААҖнән 56 миллион сум акча бүлеп бирелгән булган.

Бу акчага косметик ремонт эшләнгән, заманча операция җиһазлары, яңа карават һәм урын-җир кирәк-яраклары алынган. Владимир Бусыгин башкарылган эш нәтиҗәләреннән канәгать калды. Ул коллективны якынлашып килүче Медицина хезмәткәрләре көне белән котлады, ә хастаханә персоналы “Нефтехим”башлыгына бинаны реконструкцияләүгә өлеш керткән өчен рәхмәт хаты тапшырды.