ТР Элемтә министрлыгында “Казан-Мәскәү” телекүпере үткәрелде

ТР Элемтә министрлыгында “Казан-Мәскәү” телекүпере үткәрелде

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”, Сергей Семеркин). Кичә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында “Голден Телеком” компаниясенең техник ярдәмендә, ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Фәрит Фазылҗанов һәм РФдә ТРның тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алмас Фәйзуллин катнашында телекүпер үткәрелде.

Чара “Татар-информ” агентлыгы оештырган һәм эре бәйсез элемтә операторы “Голден Телеком”ның Татарстандагы планнарына багышланган матбугат конференциясе кысаларында үтте. “Мин Казандагы матбугат конференциясендә яңгыраган барлык чыгышларны игътибар белән тыңладым. Үзем Мәскәүдә булсам да, “Голден Телеком” технологияләре ярдәмендә, миндә сезнең белән бергә залда булган тәэсир калды”, - дип белдерде телекүпер барышында Алмас Фәйзуллин. “Минемчә,Татарстанга эре федераль компаниянең килүе республикабызның инвестицион җәлеп итүчәнлеген һәм ачыклыгын күрсәтә", - дип ассызыклады ул.

РФдә ТРның Тулы вәкаләтле вәкиллеге тиздән “ТР Электрон Хөкүмәте” мәгълүмат системасына тоташтырылачак. Алмас Фәйзуллин фикеренчә, мондый операцияләр заманча элемтә каналлары һәм Интернеттан киң файдалану ярдәмендә башкарылырга тиеш.