Татарстанда урманнарга керүне тыю бетерелде

Татарстанда урманнарга керүне тыю бетерелде

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). ТР Министрлар Кабинетының республика халкына, Татарстан урманнарында янгын чыгу куркынычы булу сәбәпле, урманнарга керүне тыйган 2006 ел 5 май №555 карары көчен югалткан дип табылган.

Министрлар Кабинетының тиешле карарын ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов имзалаган. Алдагы документ, һава шартлары үзгәрү һәм республика территориясендә янгын куркынычы дәрәҗәсе кимү сәбәпле, көчен югалткан дип табылган.