Татарстан кулланучылары сәүдә предприятиеләре күрсәткән хезмәтләрдән канәгать түгел

Татарстан кулланучылары сәүдә предприятиеләре күрсәткән хезмәтләрдән канәгать түгел

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Альбина Нигъмәтуллина). ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә килгән мәгълүматлар буенча, 2006 елның гыйнвар-май айларында 6560 гаризаның 5419 яки 82,6 проценты - сәүдә өлкәсенә, 378 мөрәҗәгать (5,8 процент) - торак-коммуналь хезмәт күрсәтүгә, 412 мөрәҗәгать (6,3 процент) – көнкүреш хезмәтләр, 351 мөрәҗәгать (5,3 процент) башка хезмәтләргә туры килгән. Бу хакта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү бүлегендә хәбәр иттеләр.

11 миллион 837 мең сумлык 84 мөрәҗәгать кулланучылар файдасына хәл ителгән (шул исәптән майда - 4 миллион 166 мең сум).

Бүлек белгечләре үткәргән анализ 2006 елның маенда катлаулы көнкүреш техникасы (телевизор, компьютер, кер юу машинасы, суыткыч, тузан суырткыч, кәрәзле телефон, музыкаль үзәк) сатып алганда кулланучыларның хокукларын бозу, шулай ук торак төзелешендә өлешләп катнашу вакытында вакытның һәм тәкъдим ителә торган хезмәтләрнең сыйфаты бозылу белән бәйле мөрәҗәгатьләр саны артканлыгын күрсәткән.

Элеккечә мебель әзерләгәндә һәм китергәндә күрсәтелә торган хезмәтләр һәм аның түбән сыйфаты буенча субъектлар тарафыннан килешү хокуклары бозылуга шикаятьләр килеп тора. Андый мөрәҗәгатьләр Казанда («Мегга», «Мебель базары», «Мебельград» сәүдә комплекслары), Татарстанның Арча, Чүпрәле, Буа районнарында теркәлгән. Моннан тыш, җәй җитү белән тәрәзә блоклары, ишекләр әзерләү һәм кую сыйфаты, каты көнкүреш калдыкларын вакытында чыгармау, ишегалды территорияләрнең тиешенчә чистартылмавы һәм кайнар суның законсыз рәвештә бетерелүе белән канәгать булмаган кулланучыларның “сезонлы” мөрәҗәгатьләре килә башлады.