Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының татар филологиясе факультеты үзенең 80 еллык юбилеена әзерләнә

Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының татар филологиясе факультеты үзенең 80 еллык юбилеена әзерләнә

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). 23 июнь көнендә Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында татар филологиясе факультеты оешуга 80 ел тулу уңаеннан зур бәйрәм кичәсе оештырылачак.

Татар филологиясе факультеты деканы урынбасары Дамир Хөснетдинов әйтүенчә, юбилейга ТР Дәүләт Советы, ТР Министрлар Кабинетыннан да мәртәбәле кунаклар чакырылган. ТР Дәүләт Советы депутаты, драматург Туфан Миңнуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь Роберт Миңнуллин һәм ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының ТР халыклары мәдәниятен һәм телләрен үстерү бүлеге башлыгы Ким Миңнуллинның тантанада чыгыш ясавы да көтелә. Шулай ук чакырылучылар исемлегеннән, төрле елларда факультет үсеше өчен тир түккән галимнәрдән Дамир әфәнде татар белеме кафедрасында эшләгән галимә Зөһрә Вәлиуллина, 1966-1986 елларда татар теле белеме кафедрасы мөдире булып эшләгән академик Мирфатыйх Зәкиев, 1996-2002 елларда факультет деканы вазыйфасын башкарган Клара Зиннәтуллина, 1999-2003 елларда татар әдәбияты кафедрасы мөдире Азат Әхмәдуллинны һәм башкаларны санап үтте.

Татар филологиясе факультетының төрле еллардагы чыгарылыш студентлары – шагыйрьләр Ренат Харис, Лена Шагыйрьҗан, Рафис Гыйззәтуллин, язучы Мәдинә Маликова, тарихчы, галим Равил Фәхретдинов, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Илгизәр Хәйруллин, 1995-2000 елларда ТР Мәгариф һәм фән министры булып эшләгән Фарис Харисов, “Таһир-Зөһрә” газетасының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр, “Шәһри Казан” газетасының баш мөхәррире Мирсил Әһлетдинов, “Җир сулышы” газетасын гамәлгә куючы Раиф Гыймадиев һәм башкалар, шулай ук бәйрәм күрке булып торачак. Мондый кунаклар исәбенә Татарстанның берничә муниципаль район башлыгы урынбасарлары да керә.

Шуны да билгеләп узарга кирәк: ТДГПУның татар филологиясе факультетының кичке концерт белән тәмамланачак юбилей тантанасында, “Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклап калу” халыкара конференциясенең Америка, Кытай, Төркия, Алмания, Франция, Англия, Финляндия һәм башка илләреннән килергә җыенучы кунаклары да катнашачак.