Түбән Камада укучылар өчен палаткалы лагерь ачылды

Түбән Камада укучылар өчен палаткалы лагерь ачылды

(Түбән Кама, 16 июнь, «Татар-информ», Наталья Реджеп-Алиева). Бүген Түбән Кама районында «Батыр» җәйге спорт-сәламәтләндерү лагеры ачыла. Анда Кама Аланының балалар-яшүсмерләр мәктәбендә тәрбияләнүче 50 бала ял итә алачак.

Яшь спортчылар Ширәмәт авылы янындагы нарат урманында палаткалы лагерьда яшәячәк. Смена 18 көн эшли. Бу вакытта алар спорт белән ныклап шөгыльләнә ала. Лагерь районның Мәгариф идарәсе инициативасы белән оештырылган.