Түбән Кама укучылары тормыш иминлеге нигезләре буенча имтихан тапшыра

Түбән Кама укучылары тормыш иминлеге нигезләре буенча имтихан тапшыра

(Түбән Кама, 16 июнь, «Татар-информ», Наталья Реджеп-Алиева). Бүген Чаллыда Түбән Каманың ике 11 сыйныф укучысы өчен математика буенча резервлы бердәм дәүләт имтиханы була. Чыгарылыш сыйныф укучылары 5 июньдә билгеле сәбәпләр буенча тест үтәргә килә алмаган. Шулай ук бүген Түбән Каманың күп кенә мәктәпләрендә тормыш иминлеге нигезләре буенча имтихан тапшыралар.

Иртәгә бу уку елында соңгы имтихан була. 12нче мәктәпнең 9нчы сыйныф укучылары хокук нигезләре буенча имтихан тапшырачак.