РФ Эчке эшләр министрлыгы уку йортларының чыгарылыш студентлары ТР Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге белән очрашты

РФ Эчке эшләр министрлыгы уку йортларының чыгарылыш студентлары ТР Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге белән очрашты

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Казанда РФ Эчке эшләр министрлыгының Юридик институты базасында, институтның һәм Алабуга махсус урта милиция мәктәбенең чыгарылыш курс курсантлары Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге белән очрашты.

2004 елда ТР Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, ЭЭМ системасындагы уку йортларын тәмамлаучы студентларны эчке эшләр органнарында эшләргә җәлеп итү максаты белән шундый очрашуларны ел саен оештыру турында карар кабул иткән.

Бүген Алабуга махсус урта милиция мәктәбенең 160 лап чыгарылыш студентлары өчен министрлык җитәкчеләре белән әңгәмә корудан тыш, административ биналарны карап чыгу, Казанның Эчке эшләр идарәсе, тир, вакытлыча тоту изоляторы, Казан шәһәре Эчке эшләр идарәсенең кизү тору бүлеге һәм Эчке эшләр министрлыгы музее белән танышу да каралган.

ТР Эчке эшләр министры урынбасары, кадрлар идарәсе башлыгы Фоат Зиннуров бүген шушы очрашу нисбәтеннән журналистларга әлеге чараның асылын аңлатты. “Яшьләрнең күбесенең милиция сафларында хезмәт итәргә теләмәүләре турындагы имеш-мимешләр дөреслеккә үк туры килеп бетми, алар нигезсез”, - дип белдерде. Ул шулай ук ТР Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәровның һәм министрлык җитәкчелегенең, ТР ЭЭМ хезмәткә алынучы кадрларның РФ Эчке эшләр министрлыгына караучы уку йортларының чыгарылыш студентларыннан гыйбарәт булырга тиеш дигән фикер нигезендә эш итүен ассызыклады. Бүгенге көндә РФ ЭЭМ Казан юридик институты 99 проценка якын белгечләрне ТР ЭЭМ өчен әзерли. Биредә 3,5, 4,5 һәм 5,5 ел укып, урта һәм югары белем алып чыгарга була. Алабуга махсус урта милиция мәктәбе студентларга урта белем бирү белән мәшгуль. Нәтиҗәдә, ел саен ике уку йорты 300 дән артык чыгарылыш студентына дипломнар тапшыра. Фоат Зиннуров әйтүенчә, Алабуга милиция мәктәбен тәмамлаучылар урта белемгә ия булуны раслаучы дипломнарын тотып, югары юридик белем алу нияте белән Казан юридик институтына килә. “Шулай итеп, кадрлар составы сыйфатлылыгы мәсьәләсе дә хәл ителер”, - диде ТР Эчке эшәр министры урынбасары.

Әмма ул эчке эшләр органнарына барлык теләгән кешенең дә кабул ителмәвен искәртте. “Кызганычка каршы, 7-8 яшь кешенең бары тик берсе генә сайлап алына, башкаларның теләген исә инкарь итәргә мәҗбүр булабыз, шуңа күрә милициягә барырга теләүчеләр аз дигән сүзләр ялган”, - диде Фоат Зиннуров. Аның сүзләренә караганда, сәламәтлек торышы, укырга кабул ителүчеләрнең якыннары һәм туганнары арасында җаваплылыкка тартылганлык турындагы мәгълүматларны, яшәү урынын тикшерү, алдагы уку йортындагы нәтиҗәләрен бәяләү – уку йортына керү өчен катгый таләпләр исәбендә. “Хәзер министр яшьләрнең интеллектуаль акыл дәрәҗәсенә, сәясәт, икътисадта хәбәрдарлыгына, күзаллавына да игътибар юнәлтергә дигән тәкъдиме белән чыкты. Кадрлар белән эшләүче белгечләр имтиханнарда, урта белемгә ия булган кешенең нинди сорауларга җавап бирергә сәләтле булуын анык аңлый һәм сорауларны да шуннан чыгып бирә”, - ди ул.

“Без курсантларның социаль, көнкүреш һәм башка проблемаларына илтифатлык күрсәтеп, уңай якка алар файдасына чишәргә омтылабыз һәм эшкә хезмәткә җибәргәндә дә, аларның мәнфәгатьләре һәм үтенечләре исәпкә алына”, - дип хәбәр итте Фоат Зиннуров. Дөрес, ул хезмәт хакына кагылышлы проблемаларны да яшермичә: “Эчке эшләр органнарында хезмәт куйган белгечләрнең җинаятьчелеккә каршы көрәштәге тырышлыклары, аларның хезмәт хакы күләменә тәңгәл килми”, - диде. Мәсәлән, 5 елга якын вакытын эчке эшләр органнарына багышлаган капитан 7-8 мең сум алып эшләсә, чыгарылыш курсантларына 5-6 мең түләнә. Билгеле, тәҗрибә туплану белән ул артачак.

Исегезгә төшерәбез, 25 майда узган матбугат конференциясендә Казан юридик институты башлыгы институтка керү тәртибе белән дә таныштырган иде инде. Иң элек яшәү урыны буенча район милиция бүлеге, имтиханнар бирергә рөхсәт итәргә тиеш. Аннан соң, катгый һәм җентекле медицина комиссиясен үтү мәҗбүр. Медицина тикшерүе нәтиҗәсендә аның сәламәтлеге канәгатьләндерерлек дигән белешмә нигезендә, анкета тәкъдим ителә һәм анда аның элек хөкем ителгәнме яки юкмы икәнлегенә игътибар юнәтелә. Хатын-кызларның 51 һәм ир-атларның 53 кг.нан да ким булмавы мөһим. “Укырга кабул иткән вакытта таныш-белеш аша өстенлекләр бирелә дип әйтмәс идем, чөнки йөгерү буенча имтихан видеога төшерелә, ә билгеләнгән озынлыктагы араны йөгереп үтә алмаган кеше шундук төшеп кала”, - ди Н. Сафиуллин.

Әлеге уку йорты эшләү дәверендә 6500 дән артык белгеч әзерләнгән, шул исәптән, 4500 е – югары юридик белем турындагы диплом алып чыккан. Хәзерге вакытта институтта 2700 дән артык курсант, тыңлаучы һәм студент укый, 830 дан артыгы – көндезге бүлектә.