Республиканың эзләнү отрядларында катнашканнар “Без хәтерлибез...” исемле очрашуга җыела

Республиканың эзләнү отрядларында катнашканнар “Без хәтерлибез...” исемле очрашуга җыела

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Казан Кремле Бөек Ватан сугышы музеенда, 2006 ел эзләнү сезоны нәтиҗәләре буенча, республиканың эзләнү отрядлары җитәкчеләре, Казан мәктәпләре укучылары һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарының “Без хәтерлибез...” исемле тантаналы очрашуын уздыра. Очрашу Бөек Ватан сугышы башлануга 65 ел тулуга багышлана.

Агымдагы елның 20 апреленнән 15 маена кадәр, Татарстанның 200 дән артык укучысы, республиканың эзләнү отрядлары составында, Бөек Ватан сугышы елларында сугыш кырында ятып калган солдатларның калдыкларын эзләү һәм күмү буенча экспедицияләрдә катнашкан. Экспедиция нәтиҗәсендә Совет Армиясенең 420 хәрбиенең калдыклары күмелгән, 13 медальон, хәбәрсез югалган алты солдат исеме табылган, шул исәптән, аларның икесенең Спасс һәм Кайбыч районнарыннан булуы ачыкланган.