Пензада мөселман мәдәнияте ресурслары буенча фикер алышалар

Пензада мөселман мәдәнияте ресурслары буенча фикер алышалар

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Люция Камалова). Татарстан мөфтие урынбасары Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб бүген Пензада үтәчәк “Россиянең рухи киңлеген формалаштыруда ислам һәм мөселман мәдәнияте ресурслары” дип аталган фәнни-гамәли конференциядә катнаша, дип хәбәр иттеләр ТР мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәтендә.

Бүген конференциядә катнашучыларның пленар утырышы була. Анда ислам дине вәкилләре, галимнәр, политологлар, Идел буе федераль округы субъектларының дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашыр дип көтелә.