Әлмәт медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре алдыннан өй туйлары уздыра

Әлмәт медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре алдыннан өй туйлары уздыра

(Әлмәт, 16 июнь, «Татар-информ», Лира Сәхәпова). Әлмәт медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре алдыннан өй туйлары уздыра – бүген 34 гаилә яңа фатирга күчте.

Ике ел элек Әлмәт районы башлыгы Ришат Әбүбәкеров медицина хезмәткәрләре өчен торак йорт төзергә вәгъдә иткән иде һәм сүзендә торды. 34 фатирга исәпләнгән бер подъездлы йорт заман таләпләрен истә тотып төзелгән. Һәрбер фатирда аерым җылыту системасы бар. Торак йортлар төзегәндә әлеге яңа башлангыч коммуналь хезмәтләргә чыгымнарны сизелерлек киметәчәк. Йорт шәһәр үзәгендә урнашкан, бер квадрат метры 10 мең сумга төшкән. Ул җирле бюджет акчасына төзелгән.