Казанда Ауропа мәдәният җәмгыяте вәкиллеге ачылырга мөмкин

Казанда Ауропа мәдәният җәмгыяте вәкиллеге ачылырга мөмкин

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Рифкать Тригулов). Татарстан башкаласында Ауропа мәдәният җәмгыяте вәкиллеге ачылырга мөмкин, бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җәмгыятьнең президенты Винченцо Каппелетти җитәкчелегендәге Ауропа мәдәният җәмгыяте делегациясе белән очрашу вакытында хәбәр итте.

Бу көннәрдә Ауропа мәдәният җәмгыятенең “Цивилизацияләр диалогында мәдәният сәясәте” темасына багышланган күчмә утырыш бара. Чараның төп максаты – мәдәният диалоглары мәсьәләләрен, мәдәният аша милләтара һәм конфессиара татулыкка ирешү, Татарстан тәҗрибәсен исәпкә алып, күпмилләтле җәмгыятьтә дус яшәү юлларын өйрәнү. Оештыручылар - Ауропа мәдәният җәмгыяте һәм ТР Мәдәният министрлыгы. Утырыш программасында танылган фән, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең чыгышы, докладлар буенча фикер алышу, Казан һәм Болгарга экскурсия, Раифа монастырена бару каралган.

Ф.Мөхәммәтшин очрашу вакытында Ауропа мәдәният җәмгыяте хезмәтләрен югары бәяләде һәм шулай ук Татарстан башкаласында күчмә утырыш үткәрүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, бу чара милләтара мөнәсәбәтләр, мәдәни алмашу, Ауропа һәм Татарстан арасында мәдәният элемтәләрен киңәйтү, милли әдәбият һәм сәнгатьне дөньякүләм мәдәнияткә интеграцияләү өлкәсендә җыелган тәҗрибәне тарату һәм файдалану проблемаларын хәл итәргә мөмкинлек бирә.

ТР Дәүләт Советы Рәисе кунакларны Татарстанның сәяси һәм социаль-икътисади төзелеше белән таныштырды, милләтара һәм конфессиара татулыкның зур кыйммәткә ия булуын билгеләп үтте.

Республика парламенты җитәкчесе Татарстанда бөтен тарихи һәм мәдәният һәйкәлләренә саклык белән карыйлар, дип хәбәр итте. Ф.Мөхәммәтшин фикеренчә, Казанга Изге Ана иконасы күчермәсен кайтару Татарстан һәм Россия өчен мөһим вакыйга булып тора.

Фәрит Мөхәммәтшин очрашуда Татарстан Бөтен төрки халыкларның гомуми тамырларын символлаштыручы махсус һәйкәл әзерләүгә кереште, дип хәбәр итте. Бу акциягә башлангыч салучы - Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев. Һәйкәлне төрекләрнең борынгы җире Тау Алтаенда урнаштыру планлаштырыла. Парламент җитәкчесе сүзләренчә, бу корылма рухи мирасны саклауда чираттагы адым булачак.

Ауропа мәдәният җәмгыяте президенты Винченцо Каппелетти очрашуда катнашучыларга оешманың максатлары һәм бурычлары турында сөйләде. Ауропа мәдәният җәмгыяте 1950 елда Италия фәлсәфәчесе Умберто Компаньоло инициативасы буенча оештырылган. Аның төп идеясе мәдәниятнең дөньядагы төрле халыкларының дус яшәү мәсьәләләрен хәл итү коралы булуыннан гыйбарәт. Умберто Компаньоло сәясәттән башка гуманистик мәсьәләләрне хәл итә торган “мәдәният сәясәте” кебек фәлсәфи термин турында әйткән, дип билгеләп үтте В. Каппелетти.

Ауропа мәдәният җәмгыяте президенты Казанда Ауропа җәмгыять вәкиллеге ачу идеясен хуплады. Аның сүзләренчә, Татарстан - “мәдәният сәясәте” кысаларында очрашулар һәм кискен мәсьәләләр буенча фикер алышу мәйданы.

Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, республика парламентының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Рәзил Вәлиев, Ауропа мәдәният җәмгыятенең генераль сәркәтибе Мишель Компаньоло-Бувьер, Ауропа мәдәният җәмгыяте вице-президенты Бронислав Геремек, Ауропа мәдәният җәмгыяте вице-президенты Константин Долгов һ.б. катнашты.