Казанда 23 июньдә “Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләр үсеше һәм аларны саклап калу” исемле халыкара фәнни-гамәли конференция ачылачак

Казанда 23 июньдә “Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләр үсеше һәм аларны саклап калу” исемле халыкара фәнни-гамәли конференция ачылачак

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). 23-24 июнь көннәрендә Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында “Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләр үсеше һәм аларны саклап калу: проблемалары һәм киләчәге” исемле халыкара фәнни-гамәли конференция оештырыла.

Конференцияне ТР Министрлар Кабинеты, Россия лингвистик фәннәр академиясе, ТДГПУ, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы педагогик белем бирү белгечлекләре буенча уку-методик берләшмәсенең “Туган (татар) теле һәм әдәбият” белгечлегенең уку-методик комиссиясе оештыра. Бирегә Алмания, Кытай, Англия, Финляндия һәм башка илләрдән галимнәр килүе көтелә.

Конференциядә “Дөньяви милли телләр: үсеш перспективасы һәм хәзерге җәмгыятьтәге роле, глобализация процессы һәм кече телләр язмышы”, “Туган телләрнең функциональ үсеше. Аларны куллану өлкәсенең киңәюе”, “Туган тел һәм әдәбият укытучыларының квалификациясен күтәрү проблемалары, “Уку процессын оештыру, дәреслекләр, уку әсбапларын эшкәртү һәм укытуның техник чараларын җәлеп итү”, “Туган телләрне фәнни күзлектән чыгып өйрәнү кыенлыклары һәм тикшеренүләрнең нәтиҗәләрен практикада гамәлгә ашыру. Тел тарихы”, “Мәдәниятләр диалогы аша милли үзаңны формалаштыру процессының нәтиҗәлелеген күтәрү проблемалары. Лингвокультурология. Дөнья халыкларының милли-мәдәни үзенчәлекләрен өйрәнү юлы белән башка мәдәният вәкилләренә толерантлык мөнәсәбәтләрен тәрбияләү” кебек мәсьәләләр буенча фикер алышу каралган.