Илсур Метшин Советлар Союзы Каһарманы Сабир Әхтәмовны 80 яше белән котлады

Илсур Метшин Советлар Союзы Каһарманы Сабир Әхтәмовны 80 яше белән котлады

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”). Казан мэры Илсур Метшин Советлар Союзы Каһарманы Сабир Әхтәмовны 80 яшьлек юбилее белән котлады.

“Данлыклы юбилеегыз - 80 яшь тулу уңаеннан чын йөрәктән чыккан иң изге теләкләрне кабул итегез. Сезнең гомер Ватанга хезмәт итүгә, хәрби антка һәм гражданлык бурычына тугры булуга багышланган, - диелә котлауда. – Сугыш чоры буыны язмышын тулысынча уртаклашып, илебез данын һәм бәйсезлеген яклап, Сез фронт юлларында йөзләгән утлы чакрымнарны үткәнсез. Сез кеше гомере, чын солдатлар дуслыгы һәм иптәшләрчә үзара булышуның бәясен беләсез.

Фашистларга каршы сугышларда үз-үзегезне аямый көрәшүегез, батырлыгыгыз һәм каһарманлыгыгыз өчен Сезгә Советлар Союзы Каһарманы исеме бирелгән. Бу югары исем һәм башка дәүләт бүләкләре Сезнең Бөек Җиңүгә керткән өлешегезне лаеклы бәяләү булып тора. Сугыштан соңгы елларда Сезнең тормыш тәҗрибәгез, тирән белемнәрегез һәм көч-куәтегез илнең оборона сәнәгатендә файдаланылган. 45 елдан артык Сез Арзамас, Чернигов, Түбән Новгород предприятиеләрендә уңышыл хезмәт куйдыгыз, илебезнең саклану сәләтен ныгыттыгыз.

Эшлекле сыйфатларыгыз, кайгыртучанлыгыгыз Сезгә лаеклы ялда да, дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе саналган яшьләрне героик-патриотик тәрбия буенча актив иҗтимагый эш алып барырга мөмкинлек бирде. Сезнең тормыш юлыгыз, көрәшә һәм җиңә белүегез барыбыз өчен дә лаеклы үрнәк булып тора. Чын күңелдән Сезгә сәламәтлек, рухи күтәренкелек һәм озын гомер телим!”