Чаллыда Шәһәр көненә “Метро Кэш энд Кэрри” кибете ачыла

Чаллыда Шәһәр көненә “Метро Кэш энд Кэрри” кибете ачыла

(Чаллы, 16 июнь, “Татар-информ”, Айрат Башкуров). Кичә Чаллы хакимиятендә “Метро Кэш энд Кэрри” кибетен тәкъдир итү булды. Сәүдә үзәге 9 август, Шәһәр көне алдыннан ишекләрен ачачак.

Чаллыдагы яңа кибет әлеге эре компаниянең 26нчы ваклап сату сәүдә үзәге булачак. Бүгенге көндә “Метро Кэш энд Кэрри” кибетләрендә бөтен ил буенча 10 мең кеше хезмәт куя. Үзәк ачылу белән чаллылылар өчен 300 эш урыны пәйда булачак. Бинаның гомуми мәйданы 7 мең квадрат метрдан артыграк, биредә шулай ук 350 автомобильгә паркинг каралган. Кибет 37нче микрорайон территориясендә урнашачак.

Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Васыйл Шәйхразыев сүзләренчә, шәһәр халкы сәүдә үзәге ачылудан ота гына. Бу кибеттә эшләү яшьләр өчен этәргеч булачак, чөнки монда карьера үсеше мөмкинлеге бар. “Метро Кэш энд Кэрри” кибетен үстерү буенча директоры Ян Дюннинг сәүдә үзәге Чаллы өчен зур мөмкинлекләр бирәчәк. Берничә елдан соң компания автокалада гипермаркет төзү мөмкинлеген карарга планлаштыра.