Бүген Татарстанда математика һәм татар теле буенча бердәм дәүләт имтиханы һәм бердәм республика имтиханы тапшыру буенча резерв көне

Бүген Татарстанда математика һәм татар теле буенча бердәм дәүләт имтиханы һәм бердәм республика имтиханы тапшыру буенча резерв көне

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Люция Камалова). Бүген Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучылар өчен математика һәм татар теле буенча бердәм дәүләт имтиханы һәм бердәм республика имтиханы тапшыру буенча резерв көне.

Объектив сәбәпләр аркасында әлеге имтиханнарны вакытында тапшыра алмаган укучылар өчен әлеге фәннәр буенча Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә ике имтихан уздыру пункты эшләячәк. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында хәбәр итүләренчә, математика буенча бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга 50 кеше теләк белдергән. Татарстан укучылары резерв көнендә татар теле буенча бердәм дәүләт имтиханын һәм бердәм республика имтиханын тапшырмаячак. Имтиханнарның икенче дулкыны укучылар өчен июль урталарында булачак.