21 июньдә татар телендә Windows XP пәйда булачак

21 июньдә татар телендә Windows XP пәйда булачак

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Сергей Семеркин). “21 июньдә Windows XPне татар теленә җайлаштыру, Казанда тәкъдир итүдә татар телендәге чираттагы программа продуктлары турында игълан итәбез”, - дип белдерде Россия һәм БДБдагы "Майкрософт" компаниясе президенты Ольга Дергунова бүген ТР Министрлар Кабинетында республиканың Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән үткән очрашуда.

“Татар телендә Windows XP ТР Хөкүмәте һәм "Майкрософт" компаниясе арасында төзеләчәк килешүнең аерылгысыз өлеше булачак. Биредә, иң мөһиме, татар интерфейсы Россия Федерациясе территориясендә Windows XPнең теләсә кайсы лицензияле күчермәсе белән бушлай тәкъдим ителәчәк”, - дип ассызыклады Ольга Дергунова.