Татарстан мирасчылары активы Анапага ял итәргә бара

Татарстан мирасчылары активы Анапага ял итәргә бара

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Дания Моисеева). 25 июньдә Анапа шәһәрендә Татарстан балаларының «Мирас—2005» профильле ял сменасы ачыла. «Витязево» балалар сәламәтләндерү лагеренда 100 укучы бала 15нче июльгә кадәр ял итәчәк.

Татарстан мирасчылары активы җыенының профильле сменалары 1995нче елдан бирле үткәрелә. Анда республика конкурсларында җиңүчеләр катнаша. Әлеге сменалар балалар оешмалары эшчәнлегенең перспективаларын барлау максатында оештырыла. Бу максатны тормышка ашыру балаларны балалар оешмаларындагы оештыру эшчәнлегенә өйрәтү, аларның социаль мөгамәләләр системасына кертүгә юнәлдерелгән белемнәрен арттыру белән бәйле. «Мирас-98» сменасының «Безнең хыял бакчасы» программасы профильле лагерьларның тәрбия эше программалырының республика бәйгесендә 2нче урын алган иде. «Мирас-98» сменасының «Диңгез, син ишетәсеңме?» программасы республика бәйгесенең лауреаты булды. «Мирас»ның «XXI гасырга бергә!» программасына 1999нчы елда балаларның, яшүсмерләрнең һәм яшьләрнең ял, сәләмәтләндерү һәм мәшгульлек сферасындагы вариатив программаларның Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре буенча лауреат исеме бирелде. Ә «Мирас—2004» сменасының «На всех парусах» программасы республика бәйгесендә 1нче урын алды.

Әлеге җәйге лагерьның эшчәнлеге Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының тәрбия үсеше һәм өстәмә белем бирү бүлеге җитәкчелегендә оештырыла.