Түбән Камада "Эфирда мәдәният-2005" фестивале башлана

Түбән Камада "Эфирда мәдәният-2005" фестивале башлана

(Түбән Кама, 16 июнь, "Татар-информ", Наталья Реджеп-Алиева). Бүген Түбән Камада "Эфирда мәдәният-2005" IV Бөтенроссия телевидение фестивале башлана. Анда Россиянең 1006 телекомпаниясеннән 250дән артык танылган алып баручы, продюсер, мөхәррир, режиссер катнашачак.

Фестиваль узган ел кебек теплоход бортында була. Өч көн дәвамында катнашучыларны эшлекле һәм күңел ачу программасы: телевидение һәм радио журналистикасы мэтрлары алып баруында семинарлар, мастер-класслар, Сабантуй бәйрәмендә катнашу көтә. Шимбә "Җәлил" мәдәни-күңел ачу үзәгендә фестиваль лауреатларын бүләкләү тантанасы була.

Фестивальне оештыручылар - Түбән Кама хакимияте һәм "НТР" телерадиокомпаниясе.