«Сәләт» яшьләр берлегенең җәйге лагерьлары эше башлана

«Сәләт» яшьләр берлегенең җәйге лагерьлары эше башлана

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Тиздән ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы каршында эшләп килгән «Сәләт» яшьләр үзәгенең җәйге лагерьлары эшен башлаячак. Анда республиканың төрле почмакларыннан җыелган сәләтле балалар ял итәчәк.

Татарстанның кырыктан артык районыннан һәм шәһәреннән, шулай ук РФ төбәкләреннән меңәрләгән укучыны бергә туплаган «Сәләт» берлегенең эшчәнлеге быел да төрле юнәлешләрдәге җиде аланда булачак. Алар – «Сәләт-Рухият», «Сәләт-Биләр», «Сәләт-Саба», «Сәләт-Зәй», «Сәләт-Раушан», «Сәләт-Изге Чишмә» һәм «Сәләт-Иске Казан» аланнары.

Ел дәвамында сәләтле балалар белән эшләүне, аларга рухи һәм һөнәри үсүдә реаль ярдәм күрсәтүне, шулай ук интеллектуаль-рухи яктан бай буын тәрбияләүне максат итеп куйган әлеге берлек аланнарының алда санап үтелгән дүртесе 27-28 июнь көннәрендә, ә «Сәләт-Иске Казан», «Сәләт-Изге Чишмә» аланнары 1 июльдән, «Сәләт-Раушан» аланы исә 7 июльдән башланып китәчәк.