Татарстан 175нче мәктәптәге фаҗига вакытында батырлык күрсәтүчеләр исемлеген әзерли

Кремльдә белдерүләренчә, Казанның 175нче мәктәбе укытучылары тарафыннан күрелгән барлык чаралар да югары бәягә лаек.

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Татарстан Хөкүмәте Казанның 175нче мәктәбендәге атыш вакытында батырлык күрсәтүчеләрнең исемнәре урын алган исемлек тәкъдим итәчәк.

ТАСС агентлыгы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына сылтама белән хәбәр иткәнчә, анда укытучылар да, гимназиянең башка хезмәткәрләре дә керәчәк.

«Исемлек әлегә әзер түгел. Якын арада без аны үзебезнең сайтта һәм социаль челтәрләрдә урнаштырачакбыз. Бу бер дә җиңел түгел, беркемне дә онытмаска, берәүне дә үпкәләтмәскә кирәк», — дип хәбәр итә чыганак.

13 майда узган киңәшмәдә Россия Президенты Владимир Путин мәктәп укучылары һәм гимназия коллективының батырлыгын билгеләп үтте, шулай ук мөгаллимнәр һәм уку йортының башка хезмәткәрләрен бүләкләргә тәкъдим итте.

Кремльдә элегрәк белдерүләренчә, Казанның 175нче мәктәбе укытучылары тарафыннан күрелгән барлык чаралар да югары бәягә лаек.