news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районы файдалануга тапшырылган торак күләме буенча лидер булды

2021 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча районда 2,177 кв. метр торак файдалануга тапшырылган.

Питрәч районы файдалануга тапшырылган торак күләме буенча лидер булды
http://pestrecy-rt.ru

(Питрәч, 16 май, «Татар-информ», «Питрәч-информ»). Татарстанда файдалануга тапшырылган торак күләме буенча Питрәч районы лидер булып тора.

Икенче урында Лаеш районы (1,271 кв. метр), өченчедә — Биектау (0,883 кв. метр).

Гыйнвар-март айларында республикада файдалануга тапшырылган торак йортларның гомуми мәйданы җан башына исәпләгәндә 0,229 кв. метр тәшкил итте. Бу турыда Татарстан Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100